Биектау районының Дачное бистәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Яңа ФАПка 785 кеше беркетелгән.
Бүген үк Биектау РҮХнең тагын бер ФАПы Әлдермеш авылында ачылды, биредә 533 кеше яши.