Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов кичә республиканың Питрәч районы Богородский авыл җирлегенең Көек авылындагы төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә үткәрде. Биредә табиблык амбулаториясе төзелә. Проект «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча финанслана.
Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме төзүчеләр, подрядчылар белән яңа медицина объектының төзелеш барышы турында, электр һәм җылылык челтәрләрен үткәрү, кабинетларның урнашуы турында, РФ ССМ тәкъдим иткән брендбук нигезендә амбулаторияне рәсмиләштерү турында сөйләште. Бинаның мәйданы -1 734, 5 кв.м. табиблык амбулаториясе сменага 100 килүгә исәпләнгән.