Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше өчен куркыныч факторлар турында

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген - йөрәк көне. Хәзерге вакытта йөрәк-кан тамырлары авырулары дөньяда үлемнең һәм инвалидлыкның төп сәбәбе.

Мамадыш РҮХдә 2021 ел ахырына 8958 кеше кан әйләнеше системасы авырулары белән исәптә тора. Шуларның 1882се ишемия йөрәк авыруы, 1616сы стенокардия белән тикшерелә. Артериаль гипертония белән исәптә 5737 кеше тора.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм йөрәк эшенең бозылуы өчен төп куркыныч факторлар - артериаль гипертонияләр, канның гомуми холестеринының һәм аның фракцияләренең югары дәрәҗәсе, артык авырлык, гиподинамия, тәмәке тарту һәм стресс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International