Өлкәннәр көне алдыннан стационарның терапия бүлегендә «көмеш» яшьтәге пациентлар өчен чаралар уза.
Госпиталь стационарының терапия бүлегендә 22 гериатрия койка бар, биредә Яр Чаллы, Тукай, Минзәлә һәм Актаныш районнарыннан 65 яшьтән өлкәнрәк пациентлар дәвалана. Агымдагы елның 9 аенда биредә 670 пациент дәваланган инде.
Койкалар 2019нчы елда Демография милли проекты һәм өлкән буын Федераль проекты кысаларында ачылды.