Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә академик А. И. Савицкий исемендәге премиянең «Социаль проект» номинациясендә «Цифрлы платформа кулланып паллиатив пациентның якын тирәлеген мәгълүматлаштыру һәм әзерләү комплекслы программасы» эше өчен лауреат булды.
Академик А.И. Савицкий исемендәге бөтенроссия премиясе 2021 елда расланды. Ул онкология авыруларына каршы көрәштә медицина белгечләренең, дәвалау-профилактика учреждениеләренең, иҗтимагый һәм пациент оешмаларының күренекле казанышларын билгеләп үтәү максаты белән гамәлгә куелган.