Чистай РҮХнең Түбән Кондрата ФАПына җиһазлар куелды

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Чистай районының Түбән Кондрата авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына яңа җиһазлар кайтты. Медицина учреждениесе агымдагы елның җәендә «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча төзелгән иде.

ФАПны төзү һәм җиһазлау тиз темплар белән узды.

Хәзерге вакытта медицина учреждениесенә яңа җиһазлар куелды.

Якын арада ФАП бинасын газ челтәрләренә тоташтыру күздә тотыла.

Шунысын да өстәп китик, озак вакытлар медицина пункты 52 кв метр мәйданлы арендаланган бинада иде. Район үзәк хастаханәсенә кадәр ераклык 37 км тәшкил итә. Чистай РҮХнең Түбән Кондрата ФАПы 402 кешегә хезмәт күрсәтә. «Акушерлык эше» белгечлеге буенча югары квалификация категориясе һәм 29 ел хезмәт стажы булган фельдшер Нина Михайловна Кондратьева авыл халкына медицина ярдәме күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International