ТР сәламәтлек саклау министрлыгы мобилизацияләнгәннәр өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү курслары оештырды

2022 елның 7 октябре, җомга

Казан Экспода беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мобилизацияләнгәннәр өчен курслар башланды. ТР һәм БР сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган курслар өч көн дәвам итәчәк. Беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә Республика клиник хастаханәсенең табиблары һәм медицина катастрофалары инструкторлары өйрәтәчәк. Шәхси состав өчен көн саен биш лекция узачак, алар мобилизацияләнүчеләргә ашыгыч хәлдә медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу дәресләрне үткәрү инициативасы белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон мобилизацияләнгәннәр белән очрашудан соң чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International