Югары Уратма фельдшер-акушерлык пунктында төзелеш эшләре график буенча бара: бизәү эшләре тәмамланган, территория төзекләндерелгән, медицина җиһазлары урнаштырылган. Хәзерге вакытта коммуникацияләрне техник яктан тоташтыру эшләре алып барыла. Барлык эшләрне дә агымдагы елның декабрендә төгәлләргә планлаштыралар.