Артрит - буын ялкынсынуы. Дәвалау булмаганда, хәрәкәтнең чикләнүенә генә түгел, инвалидлыкка да китерергә мөмкин.
Артритның иң еш очрый торган төрләре - остеоартрит һәм ревматоид артрит.
Артрит үсешен арттыручы факторлар:
1. Яшь. Өлкән кешеләр бу авыруга ешрак дучар була.
2. Нәселдәнлек.
3. Җенес. Хатын-кызлар ир-атларга караганда ешрак ревматоид артрит белән интегәләр, ә подагра белән авыручылар күбесе ирләр.
4. Җәрәхәт. Элек, әйтик, спорт белән шөгыльләнү вакытында җәрәхәтләнгән булса, бу буындагы артрит ихтималы зуррак.
5. Симерү. Артык авырлык буыннарга, аеруча тезләргә һәм умыртка сөягенә йогынты ясый.
Дәвалау артрит төренә бәйле, аны табиб кына билгели ала. Артритны дәвалауның төп максатлары - симптомнарны киметү һәм тормыш сыйфатын яхшырту.
Төп дәвалауга өстәп профилактика чаралары:
1) йөрү, велосипедта йөрү, йөзү кебек физик активлык артрит авыртуын киметә һәм буыннар функцияләрен яхшырта.
2) сәламәт яшәү рәвеше алып бару – баланслы диета, тыныч йокы, начар гадәтләр булмау.
3) авырлыкны контрольдә тоту.
4) буыннарны алдан саклагыз. Буыннар җәрәхәтләнүен китерергә мөмкин булган шөгыльләрдән сакланып, остеоартрит үсеше куркынычын киметергә мөмкин.
5) табибка вакытында мөрәҗәгать итү.