Түбән Кама районының медицина профилактикасы буенча табиб энергетик эчемлекләрнең зыяны һәм энергетикларны алкоголь белән кушып куллануның зыяны турында сөйләде.
Белгеч Юлия Чуданова сүзләренчә, энергетиклар организмга зарарлы йогынты ясый. Башлыча энергетиклар дәрт өстәсә, аннары баш авырту, йокысызлык, гомуми хәлнең начарлануы күзәтелергә мөмкин.
Мондый эчемлекләрдә шикәрнең югары булуы кариеска һәм канда глюкоза артуына китерә, бу шикәр диабеты булган кешеләр өчен аеруча куркыныч.
«Моннан тыш, энергетикның төп компоненты кофеин да куркыныч тудыра. Кеше кофеинга бәйле булырга мөмкин, кан басымын күтәрә, аритмия барлыкка килә, бу хәлнең начарлануына, аңны югалтуга китерә, алкоголь белән кушып эчкәндә кеше хәтта үлергә мөмкин. Алкоголь үзе организмны агулаучы матдә булып тора бит», - ди Юлия Сергеевна.
Мондый эчемлекләр балаларга, яшүсмерләргә, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, олы яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә куллану тыела.
Энергетик эчемлекләрнең зыяны турында тулырак НТР-24 телеканалында «Поколение Z» программасын карагыз.