Әтнә хастаханәсенә 18 берәмлек медицина җиһазлары сатып алынган

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Садыйков Марат Наил улы ярдәме белән «Әтнә РҮХ» ДАССУга 18 берәмлек җиһаз сатып алынды.

"Лапароскопия, эндоскопия буенча сораулар калмады, операция өстәлен, хирургия утын алыштырдык, Холтер АД һәм Холтер ЭКГ аппаратларын сатып алынды, үзәк стерилизация бүлеген яңартылды (форвакуум машинасы, инструментлар өчен юу машинасы, сыгылмалы эндоскопияне стерилизацияләү өчен аппарат), стационарда хәзер матраслы 20 функциональ карават бар," - дип хастаханәнең баш табибы Яруллин Эльдар шатлыгы белән уртаклашты.

Моннан тыш, якын арада үзәк район хастаханәсенә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча яңа флюорограф киләчәк. Шул ук федераль программа буенча Әтнә районының барлык 27 ФАПы да яңа ЭКГ-аппаратлар белән тәэмин ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International