Тәтеш шәһәре сырхауханәсендә яңа стационар УЗИ аппараты урнаштырылачак. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы акчаларына сатып алынган.