Раифа училищесында табиблар психик сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, стресс һәм депрессияне профилактикалауга багышланган лекция үткәрделәр

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары Раифа ябык типтагы махсус училищесында тәрбияләнүчеләр өчен психик сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, стрессларны һәм депрессияне профилактикалауга багышланган лекция үткәрделәр.

Табиб-психотерапевт, Татарстанның атказанган табибы Гөлфия Гаянова яшүсмерләргә депрессиянең килеп чыгу сәбәпләре һәм симптомнары, депрессиядән мөстәкыйль һәм табиблар ярдәме белән чыгу турында сөйләде. Стрессны профилактикалауда ул яраткан эшчәнлек белән шөгыльләнергә, мөмкин кадәр ешрак уңайлы атмосферада булырга һәм кадерле кешеләр янәшәсендә булырга киңәш итте, шулай ук махсус күнегүләр комплексын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International