Рөстәм Миңнеханов Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибына 1 млн сумлык сертификат тапшырды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә 1 миллион сумлык сертификат тапшырды. АМЯХ "Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешманың иң яхшы  архивы" республика конкурсында җиңү яулады.

Архивлар эшен оештыру һәм документлар алып баруны Татарстан Республикасы Архив эше комитеты бәяләде. Экспертлар ремонт үткәрелгән хастаханә архивы бинасын карап чыкты, биредә заманча порошок янгын сүндерү системасы, махсус янгынга каршы ишекләр куелган.

Заманча архив төзү буенча эш 5 ел дәвам иткән.  Ел саен хастаханә архивында 80 мең берәмлеккә кадәр архив материалы теркәлә.
1 млн сумлык сертификатны медицина мәгълүматларын цифрлаштыруга юнәлтү планлаштырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International