Казанның 18нче шәһәр хастаханәсенең ЛОР бүлегенең өлкән шәфкать туташы Гайнетдинова Филсина Кәрим кызы һәм ТР ССМ медицина экспертизасы бюросының баш табибы Тимерҗанов Марат Исмәгыйль улы - "Путин командасы" халык премиясе лауреатлары.
"Путин командасы" премиясен Халык фронты вәкилләре тапшыра. Быел Татарстанда бу премиягә 18 кеше лаек булды.
Алар арасында медицина хезмәткәрләре генә түгел, укытучылар, фермерлар, волонтерлар, коткаручылар, экологлар - алар үзләренең профессиональ бурычларын үтәгән һәм иң яхшы кеше сыйфатларын күрсәткән, кирәк чакта тормышларын һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган кешеләр дә бар.