Казанда Адамюк исемендәге хастаханәдә офтальмология буенча 1000нән артык белгеч катнашында конференция узды

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Казанда, ТР ССМ проф. Е. В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсендә, онлайн-форматта ел саен үткәрелә торган «Офтальмологиянең актуаль мәсьәләләре» фәнни-гамәли конференция узды.

Форумда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең башка субъектларыннан, якын һәм ерак чит илләрдән 1000нән артык белгеч катнашты.
Конференция барышында челтәркатлау патологиясен диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре, covid-19 кичергән пациентларда күз авырулары үзенчәлекләре, катаракт хирургиясенең катлаулы очраклары каралды, глаукома белән пациентларны алып баруның катлаулы очракларын анализланды, белгечләр Анти-VEGF – терапия куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты, «Глаукома авырулар регистрын» булдыру перспективалары турында фикер алышты һәм норматив-хокукый мәсьәләләрне карады.

Спикерларның чыгышлары турында клиника сайтында сылтама буенча укыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International