Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсендә рентген компьютер томографы куела торган бинаны ремонтлау тәмамланган. Югары технологияле җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль программасы буенча район хастаханәсенә киләчәк.
Хәзерге вакытта аппарат өчен махсус каралган кабинетта диварларны буяу төгәлләнгән, түшәмнәр яңартылган, тәрәзәләр, ишекләр урнаштырылган, барлык кирәкле кабельләр үткәрелгән, идән тигезләнгән.