Кайбыч район үзәк хастаханәсенең Чүти ФАПы газлаштыруга әзерләнә

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Кайбыч районының Чүти авылындагы фельдшер-акушерлык пункты шушы көннәрдә газүткәргечкә тоташтырылачак. ФАП «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына кертелгән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Федераль һәм республика бюджетларыннан барлык эшләргә 6 миллион 766 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү илкүләм проекты буенча республиканың барлык 43 муниципаль районына ел ахырына кадәр яңа электрокардиографлар киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International