Чистай балалар сырхауханәсендә "Сула!" грант проектын гамәлгә ашыру төгәлләнеп килә

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Узган җомгада "Чистай РҮХ" ДАССУ балалар сырхауханәсенең көндезге стационары базасында «Жизнь» үзәге белгечләре «Йөрәкләребез җылысы» иҗади мастер-класс үткәрде. Көндезге стационарда дәваланучы балалар җепләрдән курчаклар ясады. Әлеге чара "Сула!" проетын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июненнән «Чистай РҮХ» ДАССУ балалар сырхауханәсе базасында  мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен сәламәтләндерү хезмәтләренең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән «Сула!» проекты тормышка ашырыла. Әлеге проект «Татнефть»ГАҖ хәйрия грантларын алуга ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүче булды.

Проектны гамәлгә ашыру вакытында барлыгы 1335 бала сәламәтләндерү узды: шуларның 620се-7 яшьтән 10 яшькә кадәр һәм 715 бала 11-15 яшьтә. Барлык балаларның да дәвалауда уңай динамикасы билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International