Табиблар башкала гимназистларына психик сәламәтлекне ныгыту турында сөйләделәр

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

17 октябрьдә тугызынчы сыйныф укучылары өчен 180-нче номерлы Казан күппрофильле полилингваль гимназиясендә психик сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга багышланган лекция булды.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиб-психотерапевты, ТР атказанган табибы Гөлфия Гаянова стрессны профилактикалау, стресска каршы торучанлыкны үстерү һәм арттыру турында сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, үзеңне тискәре уйлардан саклап калу һәм стресс барлыкка килү куркынычын киметү өчен яраткан эшчәнлек белән шөгыльләнергә, мөмкин кадәр ешрак уңайлы атмосферада булырга һәм кадерле кешеләр белән янәшәдә булырга кирәк. Стресска чыдамлылыкны үстерү һәм арттыру өчен, ул берничә күнегү күрсәтте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International