Баш табиб Галимов Айрат Илдар улы инициативасы белән Сарман РҮХ хезмәткәрләре махсус хәрби операция үткәрү зонасында булган солдатлар һәм офицерлар өчен гуманитар ярдәм җыйдылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы символикасы төшерелгән посылкалар өчен картон тартмаларны җирле эшкуар тәэмин итте.
2 көн эчендә йөзләгән пар ир-ат оекбашлары, сөлгеләр, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек җыелды, дарулар, бәйләү материалы сатып алынды.
Посылкалар билгеләнү урыны буенча "Бердәм Россия"партиясенең җирле бүлекчәсенә тапшырылды.