Республиканың барлык 43 муниципаль районының фельдшер-акушерлык пунктлары яңа электрокардиографлар белән тәэмин ителәчәк. 1610 медицина приборы сатып алу «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы буенча башкарыла.
Әлеге проект буенча Азнакай, Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Саба, Чирмешән, Спас район үзәк хастаханәләрендә автоматик дефибрилляторлар (277 берәмлек) яңартылачак.
Шул ук районнарның ФАПларына 205 сулыш кул аппараты (Амбу капчыклары), 272 носилка һәм 277 спиналь щит килә.