Мәктәп укучысы туклануы буенча табиб киңәше

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш хастаханәсе педиатры Шәфикова Рушания Нариман кызы мәктәп яшендәге балаларның дөрес туклану кагыйдәләрен искә төшерә.

Укучы рационында төрле сөт, ит, балык ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, үсемлек майлары ризыклары булырга тиеш. Менюны төрләндерегез, бала бертөрлелектән туймасын.

- Организмда физиологик процесслар баруның ритмын исәпкә алып, төгәл туклану режимы, ягъни билгеле бер сәгатьләрдә туклану ризыкны тулысынча үзләштерергә һәм ашказаны-эчәк тракты авыруларын булдырмаска ярдәм итә..

- Укучы рационының адекват энергетик кыйммәте баланың энергия чыгымнарын тулысынча компенсацияләргә тиеш. 7-11 яшьлек балалар өчен - 2500 ккал, 14-17 яшьлек балалар өчен - көнгә 3000 ккал.

Көн саен тулы иртәнге аш булырга тиеш, анда ярма ризыклары, эремчек, йомырка һәм кайнар чәй бар. Иртәне бер стакан кайнар су белән башлау (ким дигәндә 40 0 С) киңәш ителә.

Туклану культурасына балачактан ук өйрәтергә кирәк!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International