2022, 20 октябрь, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге иртәгә Казан халкын һәм кунакларны ВИЧка бушлай, аноним тест уздыруга чакыра.
"Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшәдә" проекты "Яңа гасыр" хәйрия фонды белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла.
Тестны 21 октябрьдә 12.00 дән 16.00 гә кадәр Пушкин ур., 11, (Сәгать һәйкәле янында) адресы буенча узарга мөмкин булачак.