Түбән Кама районының күп профильле хастаханәсенең бердәм коллективы яшь кадрларны тулыландырды.
Исраилов Дониер Рөстәм улы, консультатив-диагностик сырхауханәнең табиб-урологы.
Дониер Рөстәм улы Үзбәкстаннан , ул Себер дәүләт медицина университетын тәмамлаган.
Шукурова Розай Алтыбай кызы, 1нче гинекология бүлегенең акушер-гинеколог табибы.
Розай Алтыбаевна Төрекмәнстаннан. Розай Пенза дәүләт университетын тәмамлый, Казан дәүләт медицина академиясендә ординатурада укый, кияүгә чыккач, Түбән Камага эшкә килә. Розай Алтыбаевна тормыш иптәше шулай ук Түбән Кама район үзәк хастаханәсендә хезмәт куя, ул табиб-травматолог-ортопед.
Фәрхетдинов Марат Рафис улы, консультатив-диагностик сырхауханәнең табиб-хирургы.
Марат Рәфис улы Түбән Кама районыннан, Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. Аннары Ижевск дәүләт медицина академиясе ординатурасында укый.
Яшь белгечләргә профессиональ уңышлар телибез. Эш шатлык һәм ләззәт китерсен!
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү»региональ проекты гамәлгә ашырыла.