Базарлы Матак хастаханәсендә ике гыйбадәт бүлмәсе ачылды

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Әлки районының Базарлы Матак хастаханәсендә  берьюлы ике гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Алар христиан һәм мөселман диннәре вәкилләре өчен билгеләнгән.
Ислам динен тотучы пациентлар өчен бүлмә терапия бүлегенең өченче катында, һәм беренче каттагы хирургия бүлегендә православие бүлмәсе урнашкан. Дәвалау учреждениесендә гыйбадәт бүлмәләре ачуның мөһимлеген дини конфессияләр вәкилләре билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International