Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды

2022 елның 21 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең карарлар проектлары белән утырышы булды.

Министрлык карамагындагы медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина хезмәтләрен күрсәтүне оештыруга контрольне көчәйтү чаралары турында, дәүләт милкендәге файдаланылмый торган яисә кулланыла торган мөлкәтне ачыклау һәм аның әйләнешенә җәлеп итү буенча эш нәтиҗәләре турында, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре Идарәсе тарафыннан әзерләнгән 2022 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International