Кеше һәм аның эше. Буа районы фельдшеры белән танышабыз

2022 елның 21 октябре, җомга

Авыл "табибы". Әлки, Атабай-Әнкәбе, Исәк фельдшер Мөслимә Шәйхетдинованы үзара хөрмәт белән шулай атый.

Буа районының җирле газетасыннан язмадан өзек тәкъдим итәбез.

Буа медицина училищесын тәмамлап, туган авылында эшләүгә Мөслимә Шәйхетдинованың 38 ел булды.

Әлки авылының фельдшер-акушерлык пункты авыл үзәгендә, мәктәп белән бер түбә астында урнашкан. Берничә көн элек фельдшер авыл халкын коронавируска каршы вакцина килү турында кисәткән икән. Өлкәннәр килде дә инде. Югары квалификацияле фельдшер профилактик прививкаларга бик җаваплы карый. Аның участогында прививкалар календаре буенча кирәкле вакцина алмаучылар юк диярлек.

Фельдшерны төгәллеге, тыйнаклыгы, кешеләргә ихтирамлы булуы өчен авыл халкы хөрмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International