Казанда элеккеге баш санитар табиб Абрам Якобсонга мемориаль такта ачтылар
21 октябрь 2022 г., җомга
Бүген Казанда 1965-1984 елларда Республика санитар-эпидемиология станциясенең баш табибы булган Абрам Львович Якобсон истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Такта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең төп бинасы фасадына куелды.
Чара ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фәтыйхов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, хезмәт ветераннары, Якобсон кызы Татьяна катнашуында узды.
ТР ССМ Диспетчерлык үзәге тәкъдим иткән фоторепортажны карарга