Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина «Клиник токсикологиянең үсеш этаплары һәм перспективалары» дигән Юбилейлы Лужник укуларында катнашты. Укулар 21-22 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә.Н.В. Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институты базасында узды.
Съезд эшендә илнең әйдәп баручы токсикологлары катнашты. Алия Рөстәм кызы съездда катнашучыларны Казанның 7 хастаханәсе токсикология үзәгенең метанол белән күпләп агуланудагы эш тәҗрибәсе белән таныштырды.