Казанда ике көнлек конференция уза, анда Казанның 20нче шәһәр сырхауханәсе иң яхшы идарә оешмасы моделе буларак күрсәтелде.
Конференциядә катнашучылар бөтен Россиядән: Пермь краеннан, Томск, Кемерово, Вологда, Сахалин, Архангельск, Әстерхан өлкәләреннән, Чувашия, Марий Эл Республикасыннан килделәр, поликлиниканы мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен һәм гомумән җайга салынган эшне бәяләделәр.
РФнең барлык төбәкләреннән хезмәттәшләр дөрес идарә итүне, нәтиҗәле командалар формалаштыруны, үзгәрешләр чорында персонал белән эшләүне өйрәнергә килделәр. Тренингларда медицина учреждениесен аудитка әзерләү турында сөйләштеләр.