"Демография" милли проекты: Баулы районы авылларында диспансерлаштыру

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Баулы үзәк район хастаханәсенең табиблары һәм шәфкать туташлары командасы 21 октябрьдә Васькино-Туйрал авылына барып, җирле халыкка медицина тикшерүе үткәрделәр. 29 кеше каралды. Аларда анализ ясалды, ЭКГ үткәрелде.

65 яшьтән өлкәнрәк пациентларны ФАПка китерү «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус җиһазландырылган автотранспортында уздырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International