Казанда елга техникумында наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында профилактик әңгәмә узды. Психологик лаборатория мөдире Лилия Зайцева наркотик һәм психотроп матдәләр куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде.
Лекциядә 40ка якын студент катнашты. Медицина психологы чыгышы «Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акция кысаларында узды. Акциянең икенче этабы 17-28 октябрьдә үткәрелә.