Базарлы Матак үзәк район хастаханәсендә кан басымын контрольдә тоту һәм йөрәк ритмы бозылу атнасына багышланган чаралар узды.
Табиб-кардиолог һәм урта буын медицина хезмәткәрләре пациентлар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, аларга тематик буклетлар һәм «Йөрәктә авырту», «ХБС профилактикасында туклану роле» һәм башкаларны тараттылар, теләүчеләрнең кан басымын үлчәделәр, консультация бирделәр һәм дәвалау буенча киңәшләр бирделәр.