Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан лицензияләү буенча Россия Федерациясенең тапшырылган вәкаләтләре тулы күләмдә гамәлгә ашырылды.
2022 елның 9 аенда тапшырылган вәкаләтләрне үтәүнең эффективлыгы
– фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү буенча – 117%;
– медицина эшчәнлеген лицензияләү буенча- 103%;
-наркотик чаралар, психотроп матдәләр әйләнеше һәм аларның прекурсорлары эшчәнлеген лицензияләү, наркотиклы үсемлекләрне үстерү буенча – 137% .
2022 елның 9 ае эчендә аена фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турында гаризаларның уртача саны – 32, наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше, наркотиклы үсемлекләрне үстерү буенча эшчәнлек – 1; медицина эшчәнлеге - 51.