Әлмәттә төзелеп килүче гомуми практика табибы үзәгендә территорияне төзекләндерү эшләрен төгәллиләр

2022 елның 28 октябре, җомга

"Сәламәтлек саклау" милли проектын тормышка ашыру кысаларында, беренчел буынны модернизацияләү өлешендә, Алсу һәм Агропоселок микрорайонында яшәүчеләргә медицина хезмәтен күрсәтүне үз эченә ала торган «Гомуми табиб практикасы үзәге һәм балалар поликлиника бүлеге» объектларының төзелеше дәвам итә.

Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, төзекләндерү һәм инженерлык челтәрләренә тоташтыру эшләре тәмамланып килә. Эшләрне тәмамлау һәм үзәкне файдалануга тапшыру расланган график нигезендә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International