Мамадыш үзәк район хастаханәсендә "ВИЧ-инфекция. Гепатит В. Медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле инфекцияләр профилактикасы" темасына урта медицина хезмәткәрләре өчен укыту дәресе, аннары белемнәрне ныгыту өчен тест үткәрелде.
Дәресне "Мамадыш РҮХ" ДАССУның табиб-эпидемиологы Галиев Айрат Дамир улы үткәрде. Хастаханәнең фельдшерлар, шәфкать туташлары, шулай ук районның табиб амбулаторияләре һәм ФАП хезмәткәрләре катнашты.
Барлык медицина хезмәткәрләренә дә пациентны һәм үзләрен инфекцияләрдән саклау турында онытмаска кирәк, моның өчен авыруны кабул иткәнче һәм контакттан соң кулларны эшкәртергә, саклагыч кием, битлек киеп йөрергә кирәк.