«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастендә «Төбәкара клиник-диагностика үзәге» ДАССУ белгечләре, «Зәңгәр тасма» (Синяя лента) инсульт белән авыручыларга ярдәм итү фонды катнашучылары катнашында баш мие кан әйләнешен кискен бозылуын кичергән пациентларны стационар һәм амбулатор алып бару һәм инсультны профилактикалау мәсьәләләренә багышланган чара узды. Чара Бөтендөнья инсульт белән көрәш көненә багышланган иде.
Медсанчасть сәламәтлек пунктлары һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары, гомуми практика табиблары, неврологлар инсультны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауның актуаль мәсьәләләре буенча белгечләрнең лекцияләрен тыңладылар.