ТР ветераннар берлегендә психик сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга багышланган лекция булды.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиб-психотерапевты, ТР атказанган табибы Гөлфия Гаянова ветераннарга стрессны профилактикалау, стресска каршы торучанлыкны үстерү һәм арттыру турында сөйләде.