Яһүдләрнең «Хэсэд Моше» үзәге мәхәлләләре өчен йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауга һәм сәламәт яшәүне формалаштыруга багышланган онлайн-лекцияләр циклы старт алды

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Яһүдләрнең «Хэсэд Моше» үзәге мәхәлләләре өчен йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауга һәм сәламәт яшәүне формалаштыруга багышланган онлайн-лекцияләр циклы старт алды. Лекцияләр циклы Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган.

26 октябрьдә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең спорт медицинасы буенча табибы Нияз Бикчурин мәхәллә халкына гиподинамия, хәрәкәт активлыгының файдасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләрен профилактикалау турында сөйләде.

28 октябрьдә Казан синагогасы мәхәлләләре каршында Казан ДМУ «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлекчәсе волонтер-медигы Азалия Закирова чыгыш ясады. Ул инсультның симптомнары һәм профилактикасы, шулай ук инсультның беренче билгеләре булганда беренче медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләде.

Онлайн-лекцияләр циклы атна саен үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International