Сайлап алуның максаты – Россия төбәкләрендә актив озын гомерлелек концепциясен үстерү һәм тарату, Россия төбәкләрендә иң яхшы тәҗрибәләрне тарату аша өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру.
«Демография» милли проекты кысаларында үткәрелә торган өченче Бөтенроссия актив озын гомерлелек концепциясе стандартлары буенча өлкән буын өчен иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алу башланды. Гаризалар 2022 елның 21 ноябренә кадәр «Смартек» платформасында кабул ителә.