Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә оештыру-методик ярдәм күрсәтү максатыннан ТР балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре өчен онлайн-семинар узды. Семинарны «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның спорт медицинасы буенча баш табиб урынбасары Римма Садыйкова, допингка каршы тәэмин итү буенча белгеч Игорь Максимов һәм «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның спорт медицинасы буенча табибы Нияз Бикчурин үткәрделәр.