Нурлатта Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек үзәге ачылды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Нурлатта «Татнефть» грантына Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек үзәге ачылды.

Биредә Нурлатның үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев әйткәнчә, көмеш яшьтәге кешеләр өчен, ягъни 55+ яшьтәге, төрле сәламәтләндерү чаралары, шул исәптән психологик тренинглар да үткәреләчәк.

Ә иң мөһиме – үзәккә нефтьче ветераннар гына түгел, башка тармак пенсионерлары да йөри ала. Районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Разия Садретдинова билгеләп үткәнчә, бу аеруча мөһим, һәм өлкән яшьтәге кешеләрне яңа үзәк мөмкинлекләреннән файдаланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International