6 ноябрьгә кадәр тоз куллануны киметү атнасы бара. Безгә кушылыгыз һәм сәламәт диета принципларын үтәгез!
Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең 1нче кардиология бүлеге мөдире Лиана Хәлимова эксперимент үткәрергә тәкъдим итә: "Бер савытка 20 грамм тоз үлчәгез. Көн дәвамында бөтен ризыкны ансыз пешерегез һәм әзер ризыкка үзегез теләгәнчә генә кушыгыз. Көн ахырында калган тозны үлчәгез. Шулай итеп сез 20 граммның күпме ашаганын аңларсыз. Сәламәт кеше өчен норма – 5 граммга кадәр. тәүлегенә. Гипертония, йөрәк-кан тамырлары авырулары булса, 3 граммнан артык түгел".