2 ноябрьдә Актаныш РҮХдә компьютер тикшеренүләре кабинетында Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре Яхин Руслан Миндияр улы һәм Кайбелев Руслан Игорь улы катнашында контрастлаштыру белән мастер-класс – компьютер тикшерүе үткәрелде.
2021 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ программасы кысаларында компьютер томографы куелган иде. Бу ысул диагностиканы яхшыртырга һәм медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге компьютер томографында өйрәтелгән табиб-рентгенологлар Латыйпова Р.Р., Харисов И.И. һәм ике рентген-лабораторант эшли.
Пациентларны тикшерү җиңеллеге өчен, КТ тикшерүе хастаханәнең 1 катында, кабул итү һәм йогышлы авырулар бүлекчәләре, реанимация һәм интенсив терапия бүлеге янында урнаштырылган. Якындагы рентген компьютер томографы Яр Чаллы шәһәрендә 140 км ераклыкта урнашкан, бу диагностика өчен зур уңайсызлыклар тудырган иде.