Бүген "Мамадыш РҮХ" ДАССУның кардиология бүлегенең ике гаҗәеп пациенты белән танышырбыз. Икесе дә стационарда, организмның торышын контрольдә тоту өчен планлы ярдәм алалар.
Брызгалова Валентина Ивановна, 83 яшь, Мамадыш шәһәрендә яшәүче. Пенсиягә чыкканчы район мәдәният бүлеге мөдире булып эшли.
Валентина Ивановна 80 яшькә кадәр сәламәтләндерү гимнастикасы белән актив шөгыльләнә, Мамадыш шәһәре пенсионерлары өчен 20 ел "Сәламәтлек" клубы җитәкчесе була, шул ук клубта сәламәтләндерү гимнастикасы буенча дәресләр алып барган.
Икенче пенсионерыбыз – Яруллина Алия Хаҗиева, 74 яшь, Мамадыш районы Алгай авылында яшәүче.
Алия Хаҗиева шулай ук сәламәт яшәү рәвеше тарафдары, физик яктан актив тормыш алып бара, сәламәт туклану принципларын үти.
Безнең янәшәбездә өлкән яшьтәге позитив кәефле кешеләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып барганнарын күрү бик рәхәт, алар барысы өчен дә үрнәк булырга тиеш!