Ганиева исемендәге 4нче Шәһәр сырхауханәсендә гомуми практика табибы офисы эшли башлады. Чаллы шәһәренең Замелекесье бистәсендә яшәүче гражданнар өчен якын-тирә гомуми практика табиблары офисын ачу идеясе инде күптән бар иде. Һәм менә, ниһаять, Яр Чаллы шәһәре, В.Фоменко проспекты, 60 йорт адресы буенча урнашкан офис ачылды, медицина ярдәме күрсәтүгә лицензия алынды.