Бүген «Фән атналыгы: онкология – проблемалар һәм перспективалар» Бөтенроссия акциясе башланды.
Сишәмбе, 8 ноябрь көнне, онколог-дерматолог Ләйсән Галиәскарова теләге булганнар өчен меланоманы диагностикалау буенча лекция үткәрәчәк. Белем бирү лекциясенә шәхсән кереп була (16.00 сәг., Толстой ур., 4) һәм онлайн сылтама буенча: https://t.me/kgma_kzn?livestream=9a5057635d3e8af34f
Лекция – «Фән атналыгы: онкология-проблемалар һәм перспективалар» Бөтенроссия акциясенең бер өлеше.
Акция сайтында фәнни-белем бирү лекцияләренең расписаниесе урнаштырылган, аларның трансляцияләренә теләге булган һәркем кушыла алачак. Моның өчен чара сылтамасы буенча күчәргә һәм сайланган лекциягә кушылырга кирәк https://фцпдн.рф/scienceweek