Волонтерлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бию зарядкасы оештырды, ә мәрхәмәтле доктор Айболит уңай эмоцияләр бүләк итте. 19нчы, 22нче, 43нче һәм 82нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен күңелле очрашулар узды.
Чара ел саен уздырыла торган «Көзге мәрхәмәт атнасы» Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында оештырылды. Медик-волонтерлар балаларга шатлык бүләк итүләрен дәвам итәчәкләр. Бу атнада алар мәктәп укучыларына барачаклар.