3-6 ноябрьдә Кемеровода Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узды.
Төп илкүләм бурычларны хәл итүдә катнашу теләге һәрвакыт студентлар отрядлары катнашучыларын аерып тора. Хәрәкәттә катнашучылар үз көчләрен зур төзелешләрдә һәм ягулык-энергетика комплексы объектларында, сәнәгать предприятиеләре һәм учреждениеләрендә, социаль өлкәдә, агросәнәгать комплексында, транспорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә куллана.
Слет кысаларында студентлар отрядлары эшчәнлегенең биш юнәлеше буенча һөнәри осталык конкурслары узды.
Сәламәтлек саклау комиссиясе составына "Лениногорск РҮХ" ДАССУның баш табибы Рим Амеров чакырылган иде.
.jpeg)
2023 елның ноябрендә Казанда Татарстан Республикасында студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 60 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак.